Татарстанда «Мотоцикл» операциясе бара
18 майдан 27 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уза.
Агымдагы елның маенда Татарстан территориясендә әлеге категориядәге йөртүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 6% тан күбрәккә арткан. Кагыйдә буларак, юл һәлакәте килеп чыкканда әлеге транспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирлар бик авыр җәрәхәтләр ала. Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның нәтиҗәләрен киметү, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк. «Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләренең юл йөрү кагыйдәләрен бозуларына юл куймаячак, шулай ук саклану экипировкасын куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандалаячак.
Шулай ук автоинспекторлар балалар белән яшүсмерләрнең мондый транспортны кулланмавын күзәтеп барачаклар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып бара, балаларның яшен һәм машина йөртү таныклыгы кирәклеген, шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен исәпкә алу мөһим икәнлеген искәртә.
Автоинспекторлар өлкәннәрне балигъ булмаганнарның мөстәкыйль рәвештә руль артына утыру омтылышларын контрольдә тотарга һәм аларны автомобиль һәм мотоцикллардан ачкычларга керү мөмкинлеген булдырмаска, скутерлар белән тиешле хокук һәм машина йөртү күнекмәләреннән башка идарә итүне тыярга чакыра.
Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов, 16 яшькә җиткән, әмма йөртү хокукы булмаган балигъ булмаганнарга мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә иткәндә, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салу каралганын искәртә. Моннан тыш, транспорт чарасы махсус тукталышка куела. Әгәр балигъ булмаган үсмергә 16 яшь тулмаган булса, аның өчен законлы вәкилләр (әти-әниләре яки опекуннары) җаваплы була. Алар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Бу очракта да транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаганнарга карата профилактик исәпкә алуга кадәр йогынты чаралары күрелә.
Шулай ук, үткәрелә торган операция кысаларында, шәхси хәрәкәтләнү чараларын кулланучы затлар тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалауга игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев