Татарстанда “Каршы полоса” профилактик чарасы старт ала
Каршы як полосасына чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен йомшарту акциясе 17дән 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматлары буенча, 2025 елның 12 аенда каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 241 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Әлеге хокук бозу нәтиҗәсендә 92 кеше һәлак булган һәм 397 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Статистикадан күренгәнчә, бу сәбәп аркасында һәлак булучыларның өлеше юл-транспорт вакыйгаларында гомерләре өзелгән кешеләрнең гомуми саныннан 26,7% тәшкил иткән.
Узып китү кагыйдәләре РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән төгәл регламентланган. Машина йөртүче узып китәргә җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт һәм комачаулык тудырмаячагына инанырга тиеш, ә “узып китү тыела” юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук күтәрелү азагында, борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китүләр тыела.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яисә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә, кабат административ хокук бозган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителүгә китерә. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу килеп чыкса, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев