Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда «Каршы як полосасы» операциясе башланды

2025 елның биш аенда республикада каршы як полосага чыгу аркасында 95 юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу аварияләрдә 35 кеше һәлак булган, 167 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аксубай районында узган атнада юл-транспорт һәлакәте булды, машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозып, узып китәргә тели һәм машина юл читенә төшеп китә – юл-транспорт һәлакәтендә йөкле машина йөртүче хатын-кыз үзе дә, өч балигъ булмаган бала да зыян күргән. Мондый төрдәге хокук бозулар юл-транспорт һәлакәтендә барлык үлемнәрнең 36,1 процентын тәшкил итә.

10 июньнән 19 июньгә кадәр Дәүләт автоинспекциясе куркыныч узып китүләрне булдырмауга юнәлтелгән «Каршы як полоса» профилактик чарасын үткәрә.

– Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу һәм машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Тоташ юлны узу, бигрәк тә юлның куркыныч участокларында, еш кына фаҗигагә китерә. Хәрәкәттә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм тормышны куркыныч астына куймаска чакырабыз, – дип искәртте Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, йөртүче узып китәр алдыннан маневрның куркынычсызлыгына ышанырга тиеш. «Узып китү тыелган» дигән билгедә тоташ сызык аша, күтәрелешләрдә, борылышларда һәм күз күреме чикләнгән участокларда узып китү тыела.

erid: 2Vtzqw6pLty

Хокук бозучыларга 7 500 сум штраф яки 4-6 айга хокуктан мәхрүм итү яный. Әмма иң зур җәза – ул сезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере! Кагыйдәләр кабат бозылганда – бер елга, ә аерым очракларда – 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

ЮХИДИ йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев