Татарстанда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре: бәрелешләр статистикасы һәм Дәүләт автоинспекциясенең профилактика чаралары
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар уза.
Агымдагы елның 10 аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше үлгән, бу юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарның гомуми санының 16,4 процентын тәшкил итә.
Күпчелек очракта җәяүлеләрне бәрдерү тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Күп очракта бу яктырткыч элементлары булмаган җәяүлеләр. Мондый һәлакәтләрдә 22 кешенең гомере өзелгән.
Җәяүлеләр кичүендә 333 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше һәлак булган һәм 359 кеше җәрәхәтләр алган.
Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаларын профилактикалау максатларында быелның 7 декабренә кадәр Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү буенча чаралар үткәрелә. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең алдан каралмаган урыннарда яисә светофорның тыюлы сигналына юлны кичүе, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланмыйча хәрәкәт итүе белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча максатчан эш алып бара. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын) карап тоту кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтелгән.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, юлны җәяүлеләр кичүләре буенча гына, ә юл чатында тротуар яисә юл кырые буенча гына кичәргә кирәклеген истә тотарга тиеш. Транспорт чарасы йөртүчесенең хәрәкәттә өстенлек бирүенә инангач кына юл аша чыгарга рөхсәт ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев