Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстан Республикасында «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы старт алды

2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга багышланган «Кышкы каникуллар» киң күләмле чарасы узачак.

2023 елның 11 аенда республика юлларында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 баланың гомере өзелгән, 437се җәрәхәтләр алган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр белән бәйле хәл аерым борчу уята. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 11 пассажир-бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыятьнең кискенләшүе сәбәпле, балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары узачак.

Юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен санга сукмаучы яшь җәяүлеләр дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» гражданнар инициатива төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат яшь җәяүлеләр белән алга таба профилактик эш алып бару өчен уку урыннары буенча тапшырылачак.

Шулай ук мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Көн озынлыгы кыскару шартларында, шулай ук уңайсыз һава торышы аркасында юл хәлләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев