Штрафларын түләмәгән аксубайлыларны мәҗбүри эшләргә җәлеп итәләр
Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2025 елның 12 аенда 20.25 маддә буенча штрафны түләмәгән өчен 45 материал төзелгән.
Ике материал буенча мәҗбүри эшләр билгеләнгән, ә калганнары буенча икеләтә күләмдә административ штраф салынган.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе 20.25 маддә буенча административ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык турында искә төшерә: административ штраф РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан түләнергә тиеш. Административ штрафны билгеләнгән вакытта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма кимендә бер мең сум административ штраф салуга, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.
Шулай ук штраф түләүдән качучы машина йөртүчегә Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы чикләнергә мөмкин.
Бурычны түләттерүнең транспорт чарасына арест салу кебек формасы да актив кулланыла, соңыннан ул бурычны каплау өчен сатып җибәрелергә мөмкин.
Күңелсезлекләрне булдырмас өчен ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев