Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Штраф түләмәсәң – машинаны йолып алалар

2023 елның 10 аенда Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 20.25 маддә буенча штраф түләмәгән өчен барлыгы 46 материал төзелгән.

 Өч материал буенча – мәҗбүри эшләр, 5 материал буенча – арест салу, калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф салу билгеләнгән.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе искәртә: РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны административ штраф салу турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуга, ләкин бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә, яисә унбиш тәүлеккә кадәр вакытка административ кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә.

Шулай ук штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләүгә дучар ителергә мөмкин. Бурычны түләтүдә транспорт чарасына арест салу һәм соңыннан аны бурычны каплау өчен сатып җибәрү кебек алым да актив кулланыла. ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев