Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Руль артында исерек: штраф һәм хокуктан мәхрүм итү

Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен йөртүче җәза алган.

2025 елның 30 сентябрендә 15:35 сәгатьтә Аксубай – Федоровка автомобиль юлының 4 нче километрында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре “Kia Pio” йөртүчесен туктаталар. Гражданин К. транспорт чарасы белән салган килеш идарә иткән. Юлын дәвам итәргә насыйп булмый – ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа карата беркетмә төзиләр.

Гражданин К. суд утырышына килмәгән, эшне аңардан башка гына карау турында гариза җибәргән, үзенең гаебен таныган һәм мәрхәмәт күрсәтүне сораган.

Җәмәгать судьясы йөртүчене административ хокук бозуда гаепле дип тапкан. Канун нигезендә аңа 45 мең сум күләмендә штраф салынган һәм ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев