Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Руль артында исерек клеш тоткарланган

Аксубай җәмәгать суды районның 36 яшьлек кешесен транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итте.

 Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2023 елның 1 августында 00.10 сәгатьтә ул исерек килеш ВАЗ-21240 автомобиле белән идарә итә. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аны Аксубайның Шоссе урамында тоткарлыйлар.

Исереклек торышын билгеләү акты буенча, тоткарланган йөртүченең сулышында 0,936 мг/л. күләмендә спирт концентрациясе булуы раслана.

Суд утырышында хокук бозучы, тикшерүне табиб үткәрергә тиеш иде, дигән сылтама белән җаваплылыктан качарга тырышкан, гаебен танымаган. Шул ук вакытта машина йөртүче тоткарланганда ике шаһит катнашында үткәрелгән алкотектор нәтиҗәләре белән килешкән.

Суд карары белән машина йөртүчегә утыз мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җәза һәм аны бер ел да сигез айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.

–Кагыйдә буларак, хокук бозучылар барлык юллар белән җәзасыз калырга тырышалар, – дип шәрехләде районның куркынычсыз юл хәрәкәте буенча комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. – Исерек машина йөртүче – ул барлык юл хәрәкәте катнашучылары иминлеге өчен куркыныч. Юхиди хезмәткәрләре, полициянең у часток вәкилләре эшчәнлеге кагыйдә бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән. Рейд чаралары көндез дә, төнлә дә үткәрелә.

Исерек машина йөртүче турында 02, 8 (84344) 2-79-74 телефоннары буенча полициянең кизү частенә яисә @ aksubaevo_dps_bot Телеграм каналына аноним хәбәр җибәреп хәбәр итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев