Руль артында исерек килеш тоткарланган Аксубай кешесе медицина тикшерүе узудан баш тарткан
Автомобиль руле артына салган килеш утырган район кешесе йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Аксубай районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе мәгълүматлары буенча, гражданин Г., 25 майда, төнлә, «УАЗ-Патриот» автомшинасы белән исереклек билгеләре булган килеш идарә иткән, бу хакта аның авыз куышлыгыннан килгән алкоголь исе, тән тиресенең төсе кискен үзгәрүе, үз-үзен тотышы да сөйли. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны район үзәгенең Березовская урамы янында тоткарлыйлар.
Ул ЮХИДИ хезмәткәрләренең исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу таләбен кире каккан. Тоткарланучы суд утырышында административ хокук бозуга бәйле үз гаебен танымаган.
Шуңа да карамастан, суд, эшнең барлык шартларын өйрәнгәннән соң, гражданин Г.ны РФ КоАПның 12.26 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм аңа машина йөртү хокукыннан бер ел да тугыз айга мәхрүм итү белән бергә 30000 сум күләмендә штраф салу сыйфатында административ җәза билгеләде.
Суд карары 2023 елның 28 августыннан законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев