Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Районда 11 айда булган аварияләр: юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыру

Район юлларында аварияләрне анализлау күрсәткәнчә, күпчелек юл-транспорт вакыйгалары йөртүчеләрнең үз гаепләре белән килеп чыккан.

2025 елның 11 аенда районда 116 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 10сы зыян күрүчеләр белән: 2 кешенең гомере өзелгән, 10сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Юл фаҗигаларының күпчелегендә йөртүчеләр гаепле булып чыга. Еш очракта юл вакыйгалары Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында каршы як полосага чыгу һәм бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне автомобиль юлларында үтә дә игътибарлы булырга чакыралар. Машина йөртүчеләр хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч хәрәкәтләрдән, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга кирәк.

Машина йөртүчеләрнең дә, пассажирларның да куркынычсызлык каешларын куллануына аерым игътибар бирергә кирәк. Балаларны йөртү баланың яшенә, буена һәм авырлыгына туры килә торган балаларны тотып тору җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш: алгы утыргычта — 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта — 7 яшькә кадәр. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында 12 яшькә кадәр йөрткәндә балаларны тотып тору җайланмаларын кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев