Район Советында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Тугыз айда район юлларында аварияләрнең торышы белән Аксубай юл-патруль хезмәте инспекторы Артем Степанов таныштырды.
Агымдагы елда район территориясендә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 13 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кеше үлеме һәм җәрәхәтләр алу белән тәмамланган юл вакыйгалары саны 12 дән 9 га кадәр кимегән, узган ел юл-транспорт фаҗигасы нәтиҗәсендә һәлак булучылар 7 булган, ә бүген 2 кеше теркәлгән, зыян күрүчеләр саны 1 кешегә кимегән һәм 13 кеше тәшкил иткән (узган елның шул чорында 14). Шулай ук РФ ҖКның 264.1 маддәсе буенча транспорт чарасы белән исерек килеш кабат идарә иткән өчен 3 җинаять ачыкланган (узган чорда – 4); узып китү кагыйдәсен бозган 51 машина йөртүче (узган чорда – 34); кагыйдә бозучы җәяүлеләр – 202 (узган ел – 129); машина йөртү таныклыгыннан тыш руль артына утырган – 40 (узган чорда – 30); җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән 47 машина йөртүче (узган чорда – 37) ачыкланган; РФ КоАПның 20.25 маддәсе буенча административ штраф түләмәгән өчен 29 административ материал (узган чорда – 34) төзелгән.
Агымдагы елда исерек машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга аерым игътибар бирелгән. Кабул ителгән чараларга карамастан, агымдагы елда машина йөртүчеләр үзләре төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган 1 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Шулай ук балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте борчу тудыра. Кызганычка каршы, узган чорда балигъ булмаган балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә биш бала зыян күргән. Беренче очракта юл-транспорт һәлакәте Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 56 километрында +100 метрында килеп чыккан. Пассажир өч бала (2, 4 һәм 7 яшь) автомашиналар аву нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган, алар Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган. Икенче очракта юл-транспорт һәлакәте Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 55 километрында булган. Пассажир ике яшүсмер (10 һәм 12 яшь) бәрелеш нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган, шулай ук алар да Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган. Шулай ук Аксубай бистәсенең Ленин урамында электросамокатта балалар катнашында ике юл вакыйгасы турында хәбәр алынган.
Юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау һәм авария хәлен үзгәртү өчен шәхси состав белән атналык рейдлар үткәрелә.
Утырышта 2025 елның 20 сентябрендә Аксубай-Емелькино автомобиль юлында килеп чыккан үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте фактын җентекләп карадылар. “Лада” автомобиле йөртүчесе, Емелькино авылы ягыннан Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе юнәлешенә хәрәкәт иткәндә, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 һәм 9.10 пунктларын бозып, имин тизлекне сайламаган, идарәне югалткан һәм кыргый хайванга бәрелгән. Машина хуҗасы 23 ел машина йөртү стажына ия булган, 2 календарь ел дәвамында РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылмаган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче авыр җәрәхәтләр алган һәм Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган. Алынган җәрәхәтләрдән бишенче тәүлектә җан биргән.
Быел район автомобиль юлларында кыргый хайваннар белән кимендә биш инцидент булган. Шуңа бәйле рәвештә утырышта әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләү кирәклеге турында сөйләштеләр. Шул исәптән тиешле хезмәтләргә юлларда билгеләрне көчәйтергә тәкъдим ителде, алар машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итсеннәр, юлда кыргый хайван барлыкка килүгә вакытында җавап бирсеннәр өчен.
2025 елда районда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча муниципаль программаларның гамәлгә ашырылуы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов сөйләде. Барлык программалар да гамәлгә ашырылган, билгеләнгән чаралар үтәлгән.
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев районда юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе карарлары йөкләмәләренең үтәлеше турында хисап тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев