Район мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышлау чарасы узды
Иске Тимошкино урта мәктәбендә мөһим вакыйга булды – беренче сыйныф укучыларын яшь җәяүлеләргә багышладылар.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Варвара Краснова һәм ЮИД отряды җитәкчесе Надежда Чугунова чараны укучыларда юлларда үз-үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләре тәрбияләүне, балаларга җәяүлеләр хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерүне, аларда үзләре өчен дә, янәшәдегеләр өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләүне максат итеп куеп оештырдылар. Боларның барысын да балалар китапларының яраткан геройлары уйнаган уен аша тормышка ашырдылар.
Чара вакытында балалар Незнайкага “югалган” юл билгеләрен кире кайтарырга ярдәм иттеләр. Беренче сыйныф укучыларының гамәлләрен Светофор һәм ЮХИДИ инспекторы күзәтте, алар балаларны җәяүлеләргә багышларга ярдәм итте. Соңыннан кунаклар балаларга буклетлар, яктылык кайтаручы элементлар – фликерлар тапшырдылар.
Фото: Иске Тимошкино гомумбелем бирү мәктәбе архивыннан.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев