Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч айда 500дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

2024 елның 3 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 525 очрагы ачыкланган.

Тагын 23 хокук бозуны полициянең участок вәкилләре теркәгән.

– Иң күп хокук бозулар – 227 очрак – иминлек каешын эләктермәү, икенче урында тукталыш кагыйдәләрен бозган, транспорт чарасын тротуарда яки җәяүлеләр кичүендә калдырган өчен – 58 очрак. Өченче урында – ОСАГО иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш руль артына утырган өчен – 37 очрак, – дип шәрехләде Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның кисәтелгән һәр очрагы, бәлки, җитди кагыйдә бозуларны булдырмый калгандыр. Чөнки юл-транспорт һәлакәте очрагында эләктерелмәгән каеш кеше үлеменә китерергә, тротуарда туктап тору юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең башка пунктларын бозучылар да шактый. 21 машина йөртүчегә – укылмый торган номерлар өчен җәза бирелгән, юл билгесе таләпләрен бозган һәм штраф түләмәгән өчен – 15әр, каршы як полосага чыккан өчен –14әр, үзең белән тиешле документлар һәм идарә итү хокукы булмаган килеш һәм шулай ук исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 10ар очрак теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев