Нурлат укучысы Аксубай районында юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган
Дүртенче сыйныф укучысы Яңа Кыязлы питбайкта хәрәкәт иткән.
Нурлаттан тугыз яшьлек мәктәп укучысы бу торак пунктка әти-әнисе белән әби-бабасы янына кунакка килгән. Әтисенеке булган куркыныч техникасы бала кулына ничек эләккәнлеген чамаларга гына кала.
Балигъ булмаган питбайк йөртүчесе куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итә торган тизлекне сайлый алмый, идарәне югалта һәм юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгара.
– Юл-транспорт һәлакәте 6 июльдә килеп чыга. Әти-әнисе Чирмешән үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә, анда медиклар зыян күрүченең аяк-кулларында һәм тәнендә күпсанлы яралар булуын раслый, – дип шәрехләде юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев. – Бәхеткә, барысы да имин тәмамлана, бала исән һәм табиблар тикшерүеннән соң өйгә җибәрелә. Әмма барысы да фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин иде. Питбайклар, мопедлар, мотоцикллар сатып алган ата-аналарга мөрәҗәгать итәсе килә: сезгә балаларыгызның гомере кыйммәт түгелмени? Законда машина йөртү таныклыгын алу яше юкка гына билгеләнмәгән. Бала «кыйммәтле уенчык» сатып алырга күпме генә сораса да – «юк!» дип баш тарта белегез. Юл-транспорт һәлакәтендә транспортка зыян килсә – бу ярты бәла гына, гәрчә ул арзан булмаса да, ә баланың гомере кыйммәт, гомер бер генә, бу очракта сез аны белә торып куркыныч астына куясыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев