Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Нурлат кешесе Аксубайда руль артында исерек килеш эләккән

Гражданин И. 2023 елның 26 июнендә Аксубайның Толстой урамында 6 сәгать 40 минутта тоткарлана.

Ул Volkswagen Polosgus маркалы автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр иткәнчә, исереклек халәтен тикшерү акты нигезендә, гражданин И. сулап чыгарган һавада абсолют этил спиртының күләме 0,231 мг/л тәшкил иткән.

Суд утырышында хокук бозучы үз гаебен таныган, кылган гамәле өчен үкенгән. Гражданин И. Россия Федерациясе кодексының административ хокук бозулар турындагы 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип таныла.

Суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләгән һәм 1,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

– Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң тупас бозу һәм машина йөртүченең генә түгел, башка юл хәрәкәте катнашучыларының гомере һәм сәламәтлеге өчен дә куркыныч булып тора, – дип искәртте районның юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Барлык машина йөртүчеләрне үз бурычларына җаваплы карарга һәм салган килеш машина руле артына утырудан катгый рәвештә тыелып торырга чакырабыз. Исегездән чыгармагыз, машинада исерек килеш хәрәкәт иткән өчен җитди административ, хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Үзегезне һәм башкаларны куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев