Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Нурлат кешесе Аксубай районында буксирга алынган УАЗ машинасы белән юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Юл-транспорт һәлакәте 8 февральдә 18:00 сәгатьтә Түбән Баланда авылы янында булган.

 “КамАЗ – Нефас” УАЗ машинасын буксирга алган булган, аның йөртүчесе куркынычсыз ян интервалны сайламаган, каршы як хәрәкәте өчен каралган полосага чыккан һәм “Шкода Рапид” автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә УАЗ йөртүчесе зыян күргән, табиблар аның баш сөяге җәрәхәтләнүен, ябык баш мие имгәнүен, балтыр сөяге һәм иң башының каты бәрелүен диагностикалаган. Юл-транспорт вакыйгасы урыныннан зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме бригадасы Чистай район үзәк хастаханәсенә алып киткән.

–Еш очракта юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгуда кеше факторы сәбәпче була. Тәүлекнең караңгы өлешендә, күз күреме начар булган шартларда, кышкы юлда машина йөртүчегә үтә игътибарлы булырга кирәк, – дип шәрехләде ЮХИДИның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Руль артына утырганда, үзегез өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җаваплы булуыгызны исегездән чыгармагыз. Тизлек режимын саклагыз, онытмагыз, сезне өйдә көтәләр.

Фото: ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев