Җылы сезон башлангач, Аксубай районы урамнарында ике тәгәрмәчле транспортның төрле төрләре белән идарә итүче балалар һәм яшүсмерләр саны шактый артты.
Һәм бу күренеш Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрендә җитди борчу тудыра.
– Велосипедлар, мопедлар, скутерлар һәм индивидуаль мобильлекнең заманча чаралары (СИМ) чыннан да күп кенә балалар өчен көтелгән бүләк була, – дип хәлгә аңлатма бирде район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Әмма ата-аналар моның зур куркыныч тудыруын аңласыннар иде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре түбәндәге таләпләргә аерым игътибар бирә:
• 14 яшькә кадәрге балаларга машина юлына чыгу катгый тыела;
• Яшүсмерләр бары тик тротуарлар, велосипед юллары һәм махсус мәйданчыклар буенча гына хәрәкәт итә ала.
• Мопед белән идарә (М категориясе) йөртүче таныклыгы булганда гына 16 яшьтән рөхсәт ителә.
• Мотоциклга хокук (А һәм А1 категорияләре) 18 яшьтән дә иртәрәк бирелми.
Хокук бозулар өчен җитди җаваплылык каралган:
✓ 16 яшьтән яшүсмерләр өчен транспорт чарасын тоткарлау белән 15 мең сумга кадәр штраф;
✓ 16 яшьтән кечерәк балалар өчен ачыкланган хокук бозу турында мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә һәм алга таба мондый яшүсмер исәпкә куелырга мөмкин, ә аның ата-анасы яисә законлы вәкилләре РФ КоАП 5.35 маддәсенең 1 өлеше нигезендә аны тәрбияләү бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Нет комментариев