Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Медицина тикшерүе узудан баш тарткан, судка килмәгән

Аксубай җәмәгать суды чираттагы исерек машина йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе мәгълүматларына караганда, гражданин М. 2024 елның 10 маенда Аксубай бистәсенең Золин урамында «ВАЗ 111130» автомобиле руле артында исереклек билгеләре булган хәлдә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әмма дәүләт автоинспекторының медицина тикшерүе узу таләбеннән баш тарта. Бу факт та, тоткарлау факты да видеоязма белән теркәлгән. Ул, эшне аның катнашыннан башка гына карау турында гариза тәкъдим итем, һәм анда үз гаебен танып, судка да килмәгән.

– Бу машина йөртүче ел ярымга транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук суд аңа административ штраф белән дә җәза бирде – дәүләт бюджетына ул 30 мең сум штраф түләячәк, – дип шәрехләде районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Әмма штраф һәм йөртү хокукыннан мәхрүм итү – бу бары тик матди югалтулар гына, ә менә машина йөртүченең һәм исерек машина йөртүче хәрәкәт иткән юлга чыккан башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләре барыннан да мөһимрәк. Хокук бозучы аның юлында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре очрамаган булса, ул үзе кылырга ихтимал булган иҗтимагый-куркыныч гамәл дәрәҗәсен аңлар дип өметләнәбез.

Руль артында исереклек фактлары турында һич кенә дә дәшми калмагыз! Бу хакта «Аксубай районы дәүләт автоинспекция» Telegram-каналына хәбәр итегез.

Аның тасвирламасында зәңгәр төс белән билгеләнгән @ aksubaevo dps bot сылтамасы беркетелгән, аңа басыгыз һәм бот белән чатка күчегез – курыкмыйча хәбәр языгыз, хокук бозучыларның – исерек йөртүчеләрнең, мотоциклчыларның фотоларын җибәрегез, шундый кешеләр булган урыннарны хәбәр итегез, хәбәрегезне ЮХИДИ хезмәткәре генә күрәчәк, җавапка мәгълүмат Дәүләт автоинспекциясенә тапшырылды, дигән хәбәр киләчәк. Һәм чаралар күреләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев