Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләрне исерек килеш руль артына утырган өчен җәзага тартканнар

Бу хакта «Аксубай-информ» редакциясенә Аксубай районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.

2026 елның 22 февралендә Сергеев Д.В. Аксубай бистәсенең Ленин урамында исерек хәлдә «Форт-Фокус» маркалы автомобилен йөрткән, шул рәвешле Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозган.

Эш каралган суд утырышына гражданин килмәгән. Җәмәгать хөкемдары аның бу гамәлләрен РФ КоАПның 25.1 маддәсе 2 өлеше нигезендә суд тикшерүендә катнашудан баш тарту дип бәяләгән һәм эшне җәлеп ителүче зат булмаганда карау мөмкинлеген тапкан. Эшнең язма материалларын өйрәнеп, җәмәгать судьясы Сергеевның гамәлләрендә административ хокук бозу составы бар дигән нәтиҗәгә килгән, моның өчен административ җаваплылык каралган.

2026 елның 14 мартында 13 сәгать 45 минутта Иске Ильдеряк авылының Гагарин урамындагы 17 нче йорт янында гражданин Кудряшов С. исерек хәлдә «Лада-Калина» автомобиле белән идарә иткән, шушы гамәле белән ул РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобильнең алга таба хәрәкәтен туктаталар һәм машина йөртүчегә беркетмә төзиләр. Гражданиннан судка гариза килгән, анда ул беркетмә мәгълүматлары белән риза булуын хәбәр итеп, эшне аның катнашыннан башка карауны сораган. Эшне өйрәнгәннән соң, җәмәгать хөкемдары Кудряшовның гамәлләрендә РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылык составы бар дигән нәтиҗәгә килгән.

Мәхкәмә карары белән, ике хокук бозучы да транспорт чараларын йөртү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителгән. Моннан тыш, һәрберсенә 45 000 сум күләмендә административ штраф салынган. Суд карарлары законлы көченә кергән.

– Автомобиль белән исерек килеш идарә итү – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркынычы, – дип билгеләп үтте юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Исерек машина йөртүче вәзгыятьне контрольдә тота алмый, аның реакциясе начарлана, ә юл-транспорт һәлакәте куркынычы күп тапкыр арта. Ел саен Россиядә һәм Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән кешеләр, шул исәптән балалар һәлак була. Руль артында исерек килеш утыруны туктатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев