Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешын эләктерми

Район ЮХИДИ бүлегендә юл статистикасы буенча ел нәтиҗәсе ясалды.

2023 елның 12 аенда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның – 1916 очрагы, полициянең участок вәкилләре тарафыннан тагын 472 очрак ачыкланган.

Хокук бозучыларның иң күбе – 348 очрак – куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр.

298 машина йөртүче һәм пассажир юл билгесе таләпләренә игътибарсыз булган. 240 йөртүче автомобиль белән ОСАГО иминият полисы булмаган яисә аңа кертелмәгән килеш идарә иткән. Юлда хокук бозучылар арасында 201 җәяүле һәм пассажир да бар.

Район кешеләренә тагын нинди юл бозулар хас?

Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 27, укылмый торган, стандарт булмаган яки дәүләт регистры таләпләрен бозып билгеләнгән дәүләт теркәү билгеләре белән идарә иткән өчен – 88; документлары булмаган килеш идарә иткән өчен – 73, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыелган төзексезлекләр яки шартлар булган машинага идарә иткән өчен – 90, йөк ташу кагыйдәләрен бозган өчен – 89, тонировка нормасын арттырган өчен – 7, светофорга игътибарсыз булган өчен – 5, кешеләрне утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган, шул исәптән махсус саклану чараларын кулланмыйча – 9, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан – 20, тротуарда яки җәяүлеләр кичүендә транспорт чарасын туктатып калдырган, яисә туктату кагыйдәләрен бозган өчен – 11, җәяүлеләргә яки юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен – 34, идарә итү хокукына ия булмаган һәм идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш идарә иткән өчен – 39; штраф түләмәгән өчен– 61, исерек килеш идарә иткән өчен 68 машина йөртүче җәзага тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев