Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүче статусын пассажирга алыштырган

Аксубай җәмәгать суды 20 яшьлек карасулыны ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итте.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, 2022 елның 27 октябрендә яшь егет Карасу авылы буйлап исерек килеш хәрәкәт итә. 

23 сәгать 11 минутта аны юл-патруль хезмәте тоткарлый. Суд әлеге эшнең бөтен шартларын – транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турындагы беркетмәне, кәгазь варианттагы алкотектор нәтиҗәләрен өйрәнә, кагыйдә бозучы алар белән ризалаша. Шулай ук транспорт чарасын тоткарлау турындагы беркетмә һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәренең рапортын да. Шулай ук тоткарлау урынында видеоязма алып барылган. 

Суд яшь кешене РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ кагыйдә бозуда гаепле дип таныды аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф бирде һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте. 

Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев