Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртү таныклыгы урынына – QR-код

Тиздән машина йөртү таныклыкларын киштәгә алып куярга мөмкин булачак.

Хәзер исә транспорт чарасы хуҗаларының машина йөртү таныклыгын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны QR-код рәвешендә саклау һәм аларны тикшерү өчен автоинспекторларга «Госуслуги.Авто» мобиль кушымтасын кулланып тәкъдим итү мөмкинлеге пәйда булды.

«Госуслуги.Авто» кушымтасыннан файдалану өчен аны смартфонга йөкләргә һәм Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында исәп язмасын кулланып авторизацияләргә кирәк. Электрон машина йөртү таныклыклары һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык QR-кодта формалашачак, дәүләт автоинспекторы аны махсус җайланма ярдәмендә укый алачак. Хәзерге вакытта сервис сынау режимында эшли, шуңа күрә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре документларның төп нөсхәләрен таләп итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автоиспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сервисны тестлаштыруда катнашырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев