Куркынычсызлык каешын эләктерү буенча үткәрелгән рейдта тугыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган
Район юлларына полициянең участок вәкилләре белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты.
Рейдның максаты – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тарту иде. Рейд барышында тугыз кагыйдә бозучы ачыкланган. Алар арасында икесе – куркынычсызлык каешын эләктермәгән, берсе җәяүлеләргә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәгән, берсе документларсыз, тагын берсе иминиятләтермәгшән килеш руль артына утырган. Бер йөртүчегә автомобильнең техник җитешсезлеге, өчесенә юл билгесе таләпләрен бозган өчен беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев