Куркынычсыз каникуллар
2024 елның 23 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда балалар юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә юнәлтелгән «Кышкы каникуллар» профилактик акциясе узачак.
2024 елның 11 аенда республикада балалар катнашында 401 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 10 баланың гомере өзелгән, 430ы имгәнүләр алган. Күптән түгел Казанда булган фаҗига (светофорның кызыл төсенә юл аша йөгереп чыккан 7 яшьлек малайның үлеме), проблеманың актуальлеген ассызыклый. Акция кысаларында дәүләт автоинспекциясе яшь юл хәрәкәте инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, йөртүчеләр тарафыннан да, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга аерым игътибар биреп, балалар күпләп булат орган урыннарда профилактик чаралар уздырачак. Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүматлар, алга таба балалар белән эшләү өчен, мәктәпләргә тапшырылачак. Полиция хезмәткәрләре укучылар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр һәм автотранспорт предприятиеләрендә лекцияләр үткәрәчәк. Көн кыскалыгын һәм уңайсыз һава торышы шартларын исәпкә алып, дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев