Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Күп балалы гаиләгә автокресло бүләк иттеләр

Район «Бала – төп пассажир» акциясенә актив кушылды.

Аның максаты – пассажир-балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм иминлек каешларын һәм балалар өчен махсус куркынычсызлык җайланмаларын куллануны популярлаштыру. Акция барышында юлларда машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре үткәрелде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр таратылды.

Шулай ук акция кысаларында дәүләт автоинспекциясе һәм «БДД» ГБУ хезмәткәрләре ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова, район мәдәният йорты директоры, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат-хатын-кызлар район берләшмәсе җитәкчесе Ольга Копанева белән берлектә күп балалы Маслаковлар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.

Фото: Аксубай ЮХИДИ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев