Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Каршы хәрәкәт итү полосасына чыгудан сакланыгыз!

22 гыйнвардан Татарстанда «Каршы полоса» дигән профилактика чарасы старт алды.

Каршы як полосага чыгу еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу гына түгел, ә кешеләрнең зыян күрүенә һәм һәлак булуына китергән юл-транспорт фаҗигасы китереп чыгара.

2023 елда район юлларында машина йөртүчеләрнең каршы як полосага чыгуына бәйле 26 хокук бозу очрагы теркәлгән.

2023 елның 12 аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 85 кеше һәлак булган, 448 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шушы сәбәп буенча һәлак булучыларның өлеше юлтранспорт вакыйгасында һәлак булучыларның гомуми санының 30,5% тәшкил итә.

Машина йөртүчегә каршы полосага чыккан өчен биш мең сум күләмендә административ штраф салына яисә ул дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, кабат хокук бозылган очракта – бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, моннан тыш, административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка яисә әлеге гамәлне кылган өчен хөкем ителгән затка карата өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев