24 августтан 2 сентябрьгә кадәр Татарстанда “Каршы полоса” профилактик чарасы уза.
2024 елның 7 аенда республика юлларында каршы як полосага чыгу аркасында 161 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 71 кешенең гомере өзелгән һәм 270 кеше имгәнүләр алган. Бу әлеге чорда юл-транспорт фаҗигасында һәлак булганнарның 41 проценты.
– Шуны истә тотарга кирәк: тоташ сызык булганда, «узып китү тыела» юл билгесенең гамәлдә булу зонасында, шулай ук күтәрелү азагында, күз күреме начар булган куркыныч борылышларда һәм участокларда узып китү тыела, – дип искәртте кагыйдәләрне Аксубай районы дәүләт автонспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат бозу 1 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү белән яный.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Нет комментариев