Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә бозучыларны җәза көтә

Бүген Татарстанда «Каршы як полоса» дигән профилактик чара старт алды.

Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Республикасында каршы хәрәкәт итү полосасына чыгу сәбәпле 218 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 71 кешенең гомере өзелгән, 345есе җәрәхәтләр алган. Әлеге сәбәп буенча һәлак булучылар, барлык юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми санының 30,5 процентын тәшкил итә.

Әлеге чара тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында үткәрелә, ә ул 21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

–Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык булмавына инанырга тиеш, – дип искәртә районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – «Узып китү тыела» дигән юл билгеләре гамәлдә булган зонада, «Тоташ линия» тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда узып китү тыела.

Исегезгә төшерәбез: әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 5 мең сум күләмендә штраф салына яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Кагыйдә бозу кабатланган очракта шофер транспорт чарасы белән идарә итүдән бер елга мәхрүм ителә. Моннан тыш, әлеге кагыйдә бозу өчен административ җәзага тартылган һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән яисә әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат буларак, кабат хокук бозса, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев