Кагыйдә бозучылар арасында исерекләр дә, таныклыктан мәхрүм ителүчеләр да бар
Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә бозучылар арасында исерекләр дә, таныклыктан мәхрүм ителүчеләр да бар

Дәүләт автоинспекциясе эшенә йомгак ясалды

2022 елда район юлларында 156 юл-транспорт вакыйгасы булган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми исәбеннән 18се тән җәрәхәтләре белән, өчесе үлем очрагы белән тәмамланган. 23 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

– Еш кына юл-транспорт вакыйгалары Чистай-Аксубай-Нурлат һәм Аксубай-Федоровка автомобиль юлларында юл читенә төшеп китү һәм каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыга, – дип шәрехләде ЮХИДИның Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Бер ел эчендә әлеге хокук бозу өчен 38 машина йөртүче җәзага тартылган. Исерек машина йөртүчеләр дә шулай ук юлларда зур куркыныч тудыра, шундыйларның 79ы тоткарланган һәм җаваплылыкка тартылган – аларга административ штраф салынган һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.:

 


Нет комментариев