Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә бозучы йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

34 яшьлек аксубайлы автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Районның юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе мәгълүматларына караганда, гражданин Ф. 2024 елның 19 февралендә салган килеш шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Октябрь урамы буенча «Киа Рио» автомобиле белән идарә иткәндә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Аксубай җәмәгать суды гражданин Ф.га карата административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарган, гәрчә ул суд утырышына килмәсә дә.

Бу гражданинга карата суд ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф салу сыйфатында җәза бирү карарын чыгарды.

– Суд карары исерек хәлдә транспорт чарасы руле артына утырган әлеге кагыйдә бозучы гражданин өчен гомер буена исендә калачак сабак булыр дип өметләнәм, – дип шәрехләде район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Район гражданнарына, руль артында исерек йөртүченең – җинаятьче булуын, иртәме, соңмы аның юлларда һәлакәт сәбәбе булуы турында исләренә төшерәсем килә. Бу очракта инде кагыйдә бозучы гына түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары да зыян күрергә мөмкин.

Район кешеләре, «Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе» телеграм-каналына аноним хәбәр җибәреп, исерек машина йөртүчеләрне ачыклауда ярдәм итә ала – сезнең хәбәрне бары тик ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре генә күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев