Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә бозалар, әмма штраф түләмиләр

2023 елда Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 20.25 маддәсе буенча штраф түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 61 беркетмә төзелгән.

Өч материал буенча – мәҗбүри эшләр, алтысы буенча – кулга алу, калганнары буенча ике тапкыр күләмендә административ штрафка тарту җәзасы билгеләнгән. Закон буенча административ штраф административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан административ штрафны законлы көченә кертү турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә. Шулай ук штраф түләүдән качып йөргән машина хуҗаларына Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы чикләнергә мөмкин. Бурычны түләтүнең транспорт чарасын кулга алу кебек формасы да актив кулланыла, соңыннан ул әҗәтне каплау өчен сатып җибәрелергә мөмкин. Күңелсез хәлләргә тармас өчен, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев