Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Юллар шатлык китерсен өчен

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында юл хәрәкәтен профилактикалау формалары турында сөйләделәр.

Комиссия рәисе Станислав Зайцев коллегаларын юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе эше – ведомство коллегиясенең 2022 ел нәтиҗәләре белән таныштырды. Һәм аварияләр фонында районда профилактик эшне көчәйтергә киңәш итте.

Комиссиядә юл статистикасын һәм юлларның киеренкелеген, балаларны йөртү иминлеге, белем бирү учреждениеләре янында тамгалар һәм ясалма тигезсезлекләр төзү, региональ трассада (Чирмешән борылышында) тавышлы эффектлар һәм Азат поселогы аша узучы юлны һәм Иске Савруш борылышын яктырту турында фикер алыштылар. Шулай ук 1 марттан гамәлгә керүче индивидуаль мобильлелекне (СИМ) электроскутерларның, самокатлар һәм башка чараларның хәрәкәт итү тәртибен билгеләүче яңа юл билгеләре турында да.

Әмма исерек йөртүчеләр мәсьәләсе иң төп мәсьәлә булды. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев хәбәр иткәнчә, 2022 елда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган өч машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган. Нурлат шәһәренең ТУ ГБУ БДД профилактикалау бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова, хезмәт коллективларында лекцияләр оештырып, юл иминлеген профилактикалауны көчәйтү тәкъдимен кертте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев