Юллар куркынычсыз булырга тиеш
Районда юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов рәислегендә узды.
Утырыш эшендә ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге инспекторы Артур Хәлиуллин катнашты. Катнашучылар автомобиль юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Район юлларында аварияләр торышы турында ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов бәян итте.

Хисап чорында РФ ҖКның 164.1 маддәсендә каралган – административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (АППГ-13) буенча биш кагыйдә бозу ачыкланган. 2025 ел башыннан район территориясендә зыян күрүчеләр белән юл-транспорт вакыйгасы теркәлмәгән. 478 административ материал (АППГ- 548) төзелгән, шуларның 12се транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен (АППГ- 10); узып китү кагыйдәләрен бозган өчен (АППГ-14) 13 машина йөртүче тоткарланган.
2025 елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган эшләр белән Аксубай шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов таныштырды.
Нурлат шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ башлыгы Олег Кирсанов автомобиль юлларын саклау турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларга юл өслегенең авыр йөк транспорты белән бозылуы фактларына үзвакытында җавап бирергә чакырып мөрәҗәгать итте (Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр 6 тоннадан артык йөк белән йөрүче машиналар өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк).
Юлларда авария хәлен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар анализы белән ТР ЮХИДИ идарәсе вәкиле Артур Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектын гамәлгә ашыру һәм кеше тормышын саклау кысаларында хәл ителергә тиешле кайбер мөһим мәсьәләләргә һәм бурычларга тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев