Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлда куркынычсызлык өчен тәгәрмәчләрне кышкысына алыштыр

Көз үз хокукларына кереште һәм аның белән бергә юлларда иминлек турында кайгыртырга да вакыт җитте.

Кыш сулышы инде сизелә: иртәләрен җир туңган була, ә асфальтта беренче бозлар барлыкка килә.

Һава температурасы 7 градустан түбән төшкәч, җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштырырга вакыт җитә. Әмма, беренче карны көтеп, барысы да бу принципны үтәми.

Бу ни өчен мөһим?

Кышкы резинаның махсус составы һәм протекторы бар, алар түбәндәгеләрне тәэмин итә:

Юл белән бәйләнеш яхшыра. Салкында, карда һәм бозлавыкта җәйге тәгәрмәчләр үзлекләрен югалта һәм автомобиль идарә ителми торган булырга мөмкин. Кышкы тәгәрмәч тайгак өслектә ышанычлы торыр өчен эшләнгән.

* Тормозга басу яхшыра. Кышкы тәгәрмәчтә тормоз юлы кыскарак һәм бу авария хәлен булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

* Идарә итү яхшыра. Кышкы резиналар машина йөртүчегә катлаулы һава шартларында автомобильне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Иминлеккә битараф булмагыз:

Кышкы тәгәрмәчләрнең булмавы юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттырып кына калмый, ә штраф бирү каралган юл йөрү кагыйдәләрен бозу да булып тора.

– Кызганычка каршы, хәзер дә юлларда җәйге тәгәрмәчләр белән хәрәкәт итүче автомобильләр очрый. Машина йөртүчеләр, кышкы тәгәрмәчләрне вакытында киендерергә кирәк. Юлда куркынычсызлыкның сезнеке генә түгел, ә хәрәкәтнең башка катнашучыларының да иминлеге булуын исегездән чыгармагыз. Без барлык автомобиль йөртүчеләрне дә, үз гомерегез һәм башкаларның гомерләрен куркыныч астына куймаска, тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырырга чакырабыз, – дип шәрехләде Аксубай районының Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Бу эшне иртәгегә кичектермәгез!

Тәгәрмәчләрне алыштыру – ул ихтыяҗ гына түгел, ә юлда куркынычсызлык гарантиясе. Үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз, автомобиль тәгәрмәчләрен вакытында алмаштырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев