Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алачаклар

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юлтранспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.

Бу акция җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юлтранспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм имгәнү алучылар санын киметү, юлларда кагыйдә бозучыларга каршы тору, шулай ук юл-транспорт корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасында 13-19 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар узачак: профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәт коллективлары белән очрашулары, белем бирү учреждениеләрендә ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев