Юл-транспорт һәлакәтендә игезәкләрне автокреслолар коткарып калган
Кичә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 45 нче километрында балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Районның юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе мәгълүматларына караганда, «Черри Тигго» автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган дистанцияне сайламый һәм, сулга борылыш ясаган «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә.
Чит ил машинасында ике яшьлек игезәк балалар була. Балаларның махсус креслода утыртып йөртелүе һәм эләктерелгән булуы аркасында гына аларга зыян килмәгән.
– Әлеге очрак иминлек каешларының һәм балалар автокреслоларының ни дәрәҗәдә мөһимлеген ачык күрсәтә. Алар гомерне саклап кала һәм җитди имгәнүләрне булдырмый калырга мөмкин. Без барлык машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, хәрәкәт итү режимын сакларга һәм балаларны йөрткәндә махсус тотып тору җайланмаларын кулланырга чакырабыз. Исегездән чыгармагыз, бала – төп пассажир, һәм аның иминлеге беренче урында булырга тиеш, – дип шәрехләде Аксубай районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Зайцев.
Аксубай районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе барлык машина йөртүчеләрне дә җаваплы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә – тизлек режимын, дистанцияне сакларга чакыра. Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев