Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл иминлеге кагыйдәләре буенча комиссиядә Аксубай районында юл һәлакәтләренең төп сәбәпләрен атадылар

Район башкарма комитетында куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Киңәшмәдә берничә мәсьәлә каралды. Шуларның иң мөһиме – тугыз ай нәтиҗәләре буенча район территориясендә авария торышы. ЮХИДИ җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов билгеләп үткәнчә, 2023 елның 9 аенда район территориясендә 18 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кеше һәлак булган, 20 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. ЮХИДИның шәхси составы тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен төрлечә бозган өчен 1489 административ материал төзелгән, шуларның 51 е – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Шулай ук кабат исерек килеш руль артына утырган өчен 10 җинаять ачылган, 21 машина йөртүче узып китү кагыйдәләрен бозган өчен тоткарланган.

Катнашучылар кешеләр зыян күргән һәр юл-транспорт һәлакәтен анализладылар, аларның сәбәпләрен ачыкладылар. Иң мөһимнәре арасында – йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын арттыру, һава температурасындагы үзгәрешләр һәм тәгәрмәчләрнең тиешле һава шартларына туры килмәве.

БДД буенча комиссия утырышында Нурлат шәһәрендә «БДД» ДБУнең территориаль идарәсе җитәкчесе Олег Кирсанов чыгыш ясады. Ул учреждениенең юлларда авария хәлен һәм кешеләрнең имгәнүләр алу дәрәҗәсен киметү бурычларының ничек үтәлүе турында сөйләде. Үз чыгышында, аерым алганда, территориаль идарә вәкиле шулай ук катнашучыларга, укучыларның хәрәкәте өчен юлларда мөмкин кадәр куркынычсыз шартлар тудыру максатларында, мәгариф учреждениеләре янында урам-юл челтәренең эксплуатация торышын мониторинглау нәтиҗәләре белән таныштырды.

Утырышта катнашучылар районның юл һәм коммуналь оешмаларының көзге-кышкы чорда эшләүгә, 2024 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең юл челтәрләрен карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль контракт төзүгә әзерлеге турында фикер алыштылар.

–Юл һәлакәтләрен профилактикалауны көчәйтергә кирәк, – дип билгеләп үтте комиссия рәисе Станислав Зайцев. – Районда җитди игътибар бирергә һәм әлеге участоклар юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычсыз булсын өчен барлык чараларны да күрергә кирәк булган объектлар бар. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын автотрассалар буенча базага күчергән вакытта юлларда иминлекне тәэмин итәргә кирәк.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча комиссия тиешле карарлар кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев