Исерек хәлдә юлга чыгу Аксубай йөртүчесе өчен хокуктан мәхрүм ителү белән тәмамланган
Район үзәгендә яшәүче гражданин К. исерек килеш руль артына утырган һәм Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 декабрендә ул “Киа Рио” автомобилендә исерек хәлдә Аксубай бистәсенең Шоссе урамы буйлап хәрәкәт иткән.
Исерек килеш машина руле артына утырганы өчен Аксубай район суды юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны ел ярымга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. Шулай ук, хокук бозучы 45 мең сум күләмендә штраф түләячәк.
— Руль артына исерек килеш утыру — бу, кызганычка каршы, безнең район юлларында очрый торган социаль куркыныч хокук бозу. Гәрчә без мондый гамәлләрне булдырмас өчен бөтен көчебезне куйсак та, – дип аңлатты район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. – Исерек килеш руль артына утыруга каршы тору өчен, җәмәгатьчелек актив гражданлык позициясен күрсәтеп, хокук бозучылар турында хәбәр итәргә тиеш. Моның өчен Telegram-канал булдырылган, анда исерек шофер турындагы хәбәрне аноним рәвештә калдырырга мөмкин.
Әгәр сез руль артында исерек яисә гадәти булмаган шоферны күрсәгез, @aksubaevo_dps_bot чатына язарга онытмагыз. Яисә бу фактны түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез: 8 (84344) 2-73-63 ГИБДД, 8 (84344) 2-79-74, 02, 102 кизү часте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев