Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек шофер җәзадан котылырга теләп, пассажир урынына күчкән

Аксубай юллары буенча төнге сәяхәт Нурлат кешесе өчен транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән тәмамланган.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматларына караганда, 2025 елның 23 ноябрендә 23:00 сәгатьтә Аксубай-Рус Кармәте автомобиль юлының 4нче километрында гражданин Н. “ВАЗ-211440” маркалы автомобиле руле артына исерек килеш булган.

Юл-патруль хезмәте инспекторының туктарга дигән таләбенә җавап итеп, автомобиль юл читенә төшкән, алгы утыргычтагы пассажир машинадан сикереп төшкән, ә шофер арткы утыргычка күчәргә теләгән. Мөгаен, шулай итеп үзенең хокук бозу гамәле өчен җаваплылыктан котылырга теләгәндер.

Шофер исереклек билгеләре буенча (авыз куышлыгыннан ис килү, торышы тотрыксыз булу, сөйләме бозылу, тәртибенең тиешле шартларга туры килмәве) аңа карата тикшерү үткәрү таләбе куелган. Шуңа өстәп, инспекторлар видеоязма да алып барганнар.

Хокук бозучы суд утырышына да килмәгән, эшен аңардан башка гына карау турында гариза биргән, әмма шулай да гаебен таныган һәм кылганы эше өчен үкенгән.

Суд машина йөртүчене ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Хокук бозучы 45 мең сум күләмендә штраф та түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев