Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек аксубайлы «Шевроле Нива» руле артында тоткарланган

Тагын бер Аксубай шоферы исерек килеш руль артына утырган өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Аксубай җәмәгать суды аны ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе мәгълүматлары буенча, Аксубайның 46 яшьлек кешесе 2023 елның декабрь ахырында бистәнең Горький урамында «Шевроле Нива» автомобиле руле артына исерек килеш утырган була. Һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Транспорт хуҗасына алкогольгә тикшерү үтәргә тәкъдим итәләр, алкотестер сулаган һавада 0,487 мг/л абсолют этил спирты концентрациясен күрсәтә. Әмма тоткарланган кеше нәтиҗә белән килешми. Медицина тикшерүе исә башка нәтиҗә – инде 0,52 мг/л булуын күрсәтә. Гәрчә смс-тарату юлы белән телефон номерына хәбәр ителгән булса да, машина йөртүче судка килми. Судка шулай ук машина йөртүчене тоткарлау видеоязмасы да тәкъдим ителә.

Эш буенча җыелган дәлилләрне бәяләп, суд аксубайлыны транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм иткән һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

– Машина йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк, исерек хәлдә юлга чыкканда алар үз гомерләрен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын да куркыныч астына куялар. Район гражданнарын бу иҗтимагый-куркыныч гамәлләргә карата битараф булмаска, руль артындагы исерекләр турында хәбәр итәргә чакырам, – дип шәрехләде юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев.

Районда «Аксубай районы дәүләт автоинспекциясе» телеграм-каналы булдырылган – анда аноним хәбәр калдырырга мөмкин, аны ЮХИДИ хезмәткәре генә укый һәм җавап бирү чараларын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев