Йөртү хокукын тапшырмасаң – кулга алачаклар
ЮХИДИ бүлеге искә төшерә: хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүче таныклыкны өч көн эчендә яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиеш.
Тапшырудан баш тарту мәхрүм итү вакытын озайта.
– Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән чорда автомобиль белән идарә иткән өчен 30 000 сум штраф түләүне, 15 тәүлеккә кадәр кулга алуны яисә мәҗбүри эшкә (100-200 сәгать) җәлеп итүне, шулай ук машинаны тоткарлауны үз эченә ала, – дип искәртте Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Таныклыкны кире кайтару имтихан тапшырганнан, штрафлар түләгәннән һәм медицина бәяләмәсе (аек булмаган килеш йөрткән өчен мәхрүм ителгән очракта) тәкъдим ителгәннән соң мөмкин.
Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре тарафыннан 2024 елның 11 аенда 20.25 маддә буенча штраф түләмәгән өчен 42 материал төзелгән. Барлык материаллар буенча да ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев