Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөртү таныклыгын тапшыру өчен өч көн

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карарны үтәү тәртибен искә төшерә.

Истә тоту мөһим:

* Идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче, суд карары үз көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә ЮХИДИ бүлекчәсенә үзенең яшәү урыны буенча машина йөртү таныклыгын тапшырырга тиеш.

* Анда таныклык махсус хокуктан мәхрүм итү срогы тәмамланганчы сакланачак.

* Таныклык тапшырудан баш тарткан очракта, мәхрүм итү вакыты өзелә. Ул шофер таныклыгын тапшырганнан соң яки аны югалту турында гариза биргәннән соң гына дәвам итәчәк.

* Машина йөртүче тиешле җәза турындагы карар үз көченә кергән көннән махсус хокуктан мәхрүм ителгән дип санала

*Әгәр бу очракта ул, үзе белән тапшырылмаган йөртү таныклыгын алып, транспорт чарасы белән идарә итә икән, аны чираттагы җәза көтә:

* Утыз мең сум күләмендә административ штраф салу.

* Унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу.

* Йөздән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.

* Транспорт чарасын йолып алу һәм аны махсус стоянкага урнаштыру.

Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы тәмамлангач, йөртү таныклыгы түбәндәгеләр үтәлгәннән соң гына кире кайтарыла:

* Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшергәннән соң.

* Юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ штрафлар түләнгәннән соң.

* Исерек килеш машина йөртү, юл-транспорт һәлакәтеннән соң медицина тикшерүен узудан баш тарту яки исерек килеш руль артына утырган өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булса, машина йөртү таныклыгын кире кайтару өчен шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләре булмау турында медицина нәтиҗәсе кирәк булачак.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм руль артында үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев