Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Индивидуаль мобильлек чарасы: кагыйдәләр буенча йөрергә

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр үз көченә керде, анда аерым төшенчә барлыкка килде: индивидуаль мобильлек чарасы (ИМЧ). Хәзер бу җайланмалар – транспорт чаралары.

ИМЧда йөрергә рөхсәт ителә торган зоналар исемлеге аның белән идарә итүченең яшенә карап аерыла. Әгәр бала 7 яшьтән кечерәк булса, ул әлеге чараларда олылар озатуында гына һәм тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед һәм велоҗәяүлеләр юллары буенча гына (җәяүлеләр хәрәкәте өчен билгеләнгән якта), шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә йөри ала.

-7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар ИМЧда велосипедчылар өчен каралган юл читләрендә тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед һәм велоҗәяүлеләр юллары буйлап хәрәкәт итә алалар.

- 14 яшьтән өлкәнрәкләр – велосипед һәм велоҗәяүлеләр юллары буенча гына (әмма җайланманың авырлыгы 35 килограммнан артмаган очракта). Хәрәкәт тизлеге чикләнгән – сәгатенә 25 километрга кадәр.

- Әгәр велоюллар юк икән, тротуарлардан (җәяүлеләр тизлеге белән), шулай ук юл кырыеннан (ләкин инде 14 яшь тулган очракта гына) йөрергә рөхсәт ителә. Әмма монда берничә шарт бар: бары тик яхшы тормозлар, арткы кызыл фонарь һәм алгы фаралар белән җиһазландырылган җайланмаларда гына йөрергә мөмкин. Җайланманың авырлыгы чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев