Игътибарны – балаларга!
Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик чара башланды.
Ул балалар юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
2023 елның 7 аенда республика юлларында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 баланың гомере өзелгән һәм 271 сабый җәрәхәтләр алган (былтыр бу чорда 235 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 бала һәлак булган һәм 251 сабый зыян күргән.
Статистик мәгълүматларга анализ күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте август-сентябрь айларында арта, бу вакытта балалар озак җәйге ялдан соң юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән бәйле күнекмәләр турында оныталар, һәм аларга транспорт мохитендә өстәмә җайлашу таләп ителә.
Мисалга, 2022 елның августыннан сентябрь аена кадәр 94 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала вафат булган һәм 96 сабый җәрәхәтләр алган. Бу көннәрдә дәүләт автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне балаларны йөртү кагыйдәләрен, шулай ук җәяүлеләргә өстенлек бирүгә бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүне көчәйтү максатыннан массакүләм тикшерүләр оештырачак. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына мәгариф учреждениеләренә килү юллары, юл билгеләре һәм тамгалары тикшереләчәк. Дәүләт автоинспекторлары балаларга яктылыкны кире кайтара торган фликерларны мәктәп сумкаларына һәм өс киеменә тагарга һәм өйдән чыгар алдыннан юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искә төшерү зарурлыгы турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев