Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

«Яшел ут» бәйгесе нәниләрне юлларда үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтә

Бәйгенең максаты булып юлларда куркынычсыз тотуга өйрәтүнең инновацион алымнарны кертү торды

17 тәрбияче катнашкан чара «Ләйсән» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында узды.

Район бәйгесе ике этапта үтте: читтән торып һәм турыдан-туры. Читтән торып катнашу этабында дәгъвачылар иҗади эшләрне тәкъдим иттеләр. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, икенче турга алты педагог үтте, алар финалда беренче урын өчен көч сынашты. Бәйге катнашучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык дәресләр һәм имтиханнар үткәрделәр.

Нәтиҗәдә алдынгылыкка Татьяна Маранцева («Радуга» балалар бакчасы) чыкты, икенче урында – Ирина Леонтьева «Кояшкай» балалар бакчасы, өченчедә – Галия Гафарова («Буратино») балалар бакчасы.

Ольга Лоскутова («Ләйсән» балалар бакчасы), Валентина Пескарёва («Кояшкай» балалар бакчасы), Любовь Мясникова («Кояшкай» балалар бакчасы) бәйге лауреатлары булдылар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында да җиңүчеләр билгеләнде:

1 урында – «Кояшкай» балалар бакчасы;

2 урында – «Радуга» балалар бакчасы;

3 урында– «Буратино» балалар бакчасы.

Җиңүчеләр һәм катнашучылар «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ грамоталары, дипломнары һәм призлары белән бүләкләнделәр.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев