Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Яңа ел алдыннан аксубайлылар балалар куркынычсызлыгы турында оныталар

Моны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә оештырган «Тоннель» операциясе кысаларындагы чираттагы рейд күрсәтте.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы биш кешенең өчесе балаларны автомобильдә автокреслосыз йөрткән. Тагын ике машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

– Алда безне бәйрәм ял көннәре көтә, юлда куркынычсызлык чараларын онытмагыз. Һич кенә дә исерек хәлдә, арыган килеш руль артына утырырга ярамый. Бу юл-транспорт һәлакәте сәбәбе булырга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк: автомобиль салонында балаларны алар өчен каралган махсус җайланмаларны кулланып утыртып йөртергә кирәк, ә машина йөртүче һәм пассажирлар эләктерелгән булырга тиеш. Юлда тизлек режимын үтәргә һәм хәрәкәт вакытында һава шартларын исәпкә алырга кирәк. Бозлавык, буран вакытында зарурлык булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска. Юлларда йөргәндә юл билгеләрен төгәл үтәргә, узып китү һәм каршы як полосага чыгу кебек хокук бозулардан сакланырга кирәк, – дип искәртә Аксубай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин. Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр!

erid: 2Vtzqw6pLty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев