Яңа ел Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын ачты
2026 елның гыйнвар аеның беренче көннәрендә Аксубай районында 6 юл-транспорт һәлакәте булган.
Районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, аларның берсе тән җәрәхәтләре булган юл-транспорт вакыйгасы, анда бер кеше зыян күргән. Ә ешрак юл-транспорт фаҗигалары машина йөртүчеләрнең үз гаепләре белән, тизлек режимын үтәмәү, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу һәм кюветка төшү нәтиҗәсендә килеп чыга.
2026 елның 4 гыйнварында 11 сәгать 50 минутта Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автоюлының 7 нче километрында “Лада Гранта” (фургон) автомобиле йөртүчесе Яңа Тимошкино авылы ягыннан Иске Ибрай авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 10.1, 9.10 пунктларын бозып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне сайламыйча, каршы як полосага чыккан һәм каршы яктан килүче Иске Ибрайдан Яңа Тимошкинога таба баручы “Форд Транзит” машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт фаҗигасы нәтиҗәсендә үзебезнең илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган һәм Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев