Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Яктылыкны кире кайтара торган элементлар – мәҗбүри

РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә тәүлекнең караңгы өлешендә торак пунктлар чикләрендә хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар булу мәҗбүри, аларны шулай ук торак пунктлар эчендә дә куллану киңәш ителә.

Район газетасы укучыларына ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов мөрәҗәгать итә:

–Хөрмәтле әти-әниләр, без яктылыкны кире кайтара торган элементлар булган киемнәрне яисә сез һәрвакыт киемгә тага ала торган фликерларны кулланырга киңәш итәбез. Ышаныгыз, йөртүчеләр сезне һәрвакыт күрә алачак. Балалар киемнәрендә дә утны кире кайтара торган элементлар булуы турында кайгыртыгыз, – дип искәртә дәүләт автоинспекциясе.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, автомобильнең якын аралыкны яктырта торган фараларын кабызып хәрәкәт иткәндә, йөртүче караңгыда җәяүлене күрергә мөмкин булган ара, күп дигәндә, 50 метр, ә еракка яктырта торган фараларны кабызып хәрәкәт иткәндә бу ара – 100 метр. Әгәр дә җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент бар икән, бу ара фараларның якындагы уты астында – 200 метрга кадәр, фараларның еракка яктырту утында 350 метрга кадәр арта. Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын күпкә киметә. Тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булган шартларда торак пунктлар чикләрендә яктылыкны кире кайтара торган элементтан тыш хәрәкәт иткән өчен (РФ КоАПның 12.29 маддәсе, 1 өлеше) 500 сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев