Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл хәрәкәте иминлеге

Яктылык кайтаргыч элементлар: мода түгел, ә куркынычсызлык!

Аксубай районы дәүләт автоинспекциясе тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр тарафыннан яктырткыч элементларны (СВЭ) файдалануның мөһимлеге турында искә төшерә.

Районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов аңлатуынча: “РФ юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә яктылык кайтаргыч элементларны йөртү мәҗбүри. Аларны торак пунктларда да куллану тәкъдим ителә”.

Ни өчен бу шулай мөһим?

Фәнни тикшерүләр күрсәткәнчә, хәрәкәт итә торган машинада баручы кеше юлдан барган җәяүлене якын ут фаралары кабызган очракта – иң күбе 50 метрдан, еракка яктыртучы фаралар яктысында иң күбе 100 метрдан күрергә мөмкин. Ә җәяүленең киемендә яктылык чагылдыручы элемент булган очракта, бу ара якын фаралар кабызганда – 200 метрга, еракка яктыртучы фаралар өчен 350 метрга кадәр арта.

Димәк, яктылык чагылдыручы элемент куллану машина йөртүченең җәяүлене караңгыда күреп алу һәм аварияне булдырмый калу мөмкинлеген арттыра.

– Без яктылык кайтаручы элементлар булган киемнәрдә йөрергә яисә һәрвакыт киемгә беркетеп була торган фликерлар кулланырга тәкъдим итәбез, – дип ассызыклый Нияз Гыймалетдинов. – Үзегезнең иминлек турында кайгыртыгыз, караңгыда яктырып тору – чын саклану чарасы ул!

Исегезгә төшерәбез, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булган шартларда торак пункттан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән өчен 500 сум күләмендә штраф каралган (РФ КоАПның 12.29 маддәсе 1 өлеше).

Игътибарлы булыгыз, гомерегезне куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев